Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җитезләр җиңде

Иптәшләрчә очрашуда Иске Рәҗәпнең яшь хоккейчылары шәһәр командасын 8:5 исәбе белән җиңде. Очрашу җанлы үтте. Авыл командасы сакчысы Ранил Гатин белән һөҗүмче Нәфис Каюмов үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, көндәшләрен активлыклары белән җиңделәр. Шәһәр командасында аеруча Руслан Вафин белән Евгений Забалуев оста уйнады. Иске Рәҗәп командасы тренерының сүзенә караганда, укучылар яраткан...

Иптәшләрчә очрашуда Иске Рәҗәпнең яшь хоккейчылары шәһәр командасын 8:5 исәбе белән җиңде.
Очрашу җанлы үтте. Авыл командасы сакчысы Ранил Гатин белән һөҗүмче Нәфис Каюмов үзләрен яхшы яктан күрсәтеп, көндәшләрен активлыклары белән җиңделәр. Шәһәр командасында аеруча Руслан Вафин белән Евгений Забалуев оста уйнады.
Иске Рәҗәп командасы тренерының сүзенә караганда, укучылар яраткан спорт төре белән теләп шөгыльләнәләр. Моның өчен барлык шартлар тудырылган - махсус мәйданчык, хоккей формасы һәм башкалар бар. Тик көндәшләр генә аз, шуңа күрә уйнарга командалар җитми. Ә бит хоккей мәйданчыклары Ким, Никольск мәктәпләрендә, тармак технологияләре техникумында да бар, ләкин аларда балалар белән күнегүләрне оештырырыга теләгән кеше генә юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хоккей матч