Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңеп кайтты!

Данила Вихлянский самбо буенча дөнья һәм Европа чемпионы Михаил Зюзин истәлегенә багышланган "Дуслар истәлеге" ачык турнирында җиңү яулады.

Тольятти шәһәрендә үткәрелгән бу ярышлар үтеп баручы елда соңгысы булды, тренер Владимир Борюшкинның укучысы бу юлы да сынатмады. Яшь спортчы быел мөмкин булган бөтен бүләкләрне дә алды: дзюдо буенча республика чемпионы булды, Киров шәһәрендә "Россия йолдызчыклары"дигән халыкара турнирда иң яхшы дигән исемне яулады, Чабаксар, Ульяновск, Йошкар-Ола, Дзержинск шәһәрләрендә үткәрелгән бөтенроссия ярышларында, республика стартларында үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте.
Үткән сезонда яшь спортчы барлыгы 12 алтын, 2көмеш, һәм 1 бронза медаль яулады, шулай ук 6 кубокка һәм башка кыйммәтле бүләкләргә лаек булды.
Тиздән аңа һәм Никита Борюшкинга Казан Олимпия резервы училищесына республика җыенына барырга, ә аннары Ижевскида үтәчәк Идел буе федераль округы беренчелегенә чыгыш ясарга туры киләчәк. Бу ярышларда да яшь спортчыларыбыз сынатмас дип ышанасы килә.
Ирешкән уңышлары өчен Данилага үзе шөгыльләнгән балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге фотоаппарат бүләк итте. Моннан тыш, яшьләр эше спорт һәм туризм бүлеге аны Казанга Президент чыршысына бару юлламасы белән бүләкләде.
Рәсемдә: Д.Вихлянский "Дуслар истәлеге" турниры кубогы һәм медале белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев