Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Җиңү белән, Данила!

Тренер Владимир Борюшкинның спортчысы Данила Вихлянский Киров шәһәрендә үткәрелгән "Россия дзюдо йолдызчыклары" VIнче халыкара турнирда җиңүче булды.

1998-1999 елда туган егетләр арасында 46 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә Данила алты көрәштә дә вакытыннан алда җиңеп чыкты. Аларның бишесендә, шул исәптән финалда, ул чиста җиңү яулады. Данилага кубок, медаль, диплом һәм татлы приз тапшырылды.
Безнең иң яшь спортчыбыз Максим Самаркин да бу ярышларда үзен яхшы яктан күрсәтте. 24 килограммга кадәр авырлык үлчәвендә иң яхшы спортчылар белән көрәшеп, ул җиденче урынга чыкты.
Барлыгы турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән, якындагы чит илләрдән һәм Германиядән килгән 650дән артык яшь спортчы катнашты.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X