Киеренке көрәштә мәгариф бүлеге командасы өстен чыкты. Хәлиткеч очрашуда алар муниципаль төзүчеләр командасын бирелергә мәҗбүр итте. Валерий Бердников, Юрий Кузнецов, Дмитрий Ключников керткән туплар җиңү китерде дә инде. Команда данын яклап шулай ук Андрей Иванов, Сергей Гордеев, Андрей Шишкин, Олег Лисюк чыгыш ясадылар. Өченче урын өчен уенда шәһәр башкарма комитеты пенальти сериясендә тыюлык командасын җиңде.
Нет комментариев