Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Эстафеталар, ярышлар...

Кышкы каникуллар вакытында балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән шактый спорт чаралары үткәрделәр.

2нче мәктәп каршындагы мәктәп яны лагерена йөргән икенче класс укучылары белән үткәрелгән яңа ел эстафетасы аеруча мавыктыргыч һәм кызыклы булды. 12шәр кешедән торган ике команда ярышыннан соң аз гына өстенлек белән "Колючки" командасы "Снежинки" командасын җиңеп чыкты.
6 - 7 класс укучыларыннан торган өч команда катнашкан баскетбол ярышлары да бик җанлы үтте. Монда "Химки" командасы җиңеп чыкты, икенче урынга - "Динамо", өченче урынга "Чупа-Чупс" командасы чыкты. Данил Шинкарёв (кадет мәктәбе) белән Алинә Мөхетдинова (2нче мәктәп) турнирның иң яхшы уенчылары дип табылдылар.
"Әти, әни һәм мин" дигән Яңа ел тамашасында кискен көрәштән соң Гусевлар командасы җиңүче булды.
Урта Йорткүл авылында Кыш бабай призларына үткәрелгән чаңгы ярышларында кеше күп катнашты. Үзләренең яшь категорияләрендә Александр Макаров (Антоновка), Ләйсән Хәмидуллина, Инсаф Хәлиуллин, Алсу Әхмәтгәрәева, Сиринә Игъламова, Рамил Хәсәнов (Урта Йорткүл) һәм Тимофей Ерёмин (Антоновка) җиңеп чыктылар. Уртак команда зачётында Урта Йорткүл кызлары һәм егетләре җиңде, Антоновка командасы - икенче, Иж-Борискино спортчылары өченче урынны яуладылар.
Бадминтон буенча турнирда икенче шәһәр мәктәбе укучылары Александр Стрелов, Константин Стрелов һәм Радик Илхуҗин призёрлар исемлегенә керделәр. Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге шәкертләре арасында үткәрелгән нәфис гимнастика буенча ачык беренчелектә Ангелина Степанчева (1нче мәктәп, обруч), Александра Бердникова (2нче мәктәп, скакалка), Валерия Лихачёва (1нче мәктәп, туп) һәм Тамара Калисановага (1нче мәктәп, әйберсез) тиңнәр булмады.
Аларның барысына да Кыш бабайдан татлы призлар тапшырылды. Ә балалар иң яхшы бүләк - мәктәптә бик кирәк булачак күтәренке рух һәм оптимизм алдылар.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X