Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Өченче этаптан соң – икенче урында

Базарлы Матакта үткән мини-футбол буенча ирләр командалары арасында республика беренчелегенең өченче этабында безнең команда икенче урында бара. Беренче очрашуда безнең егетләр кыр хуҗалары - Әлки футболчылары белән очрашып, 4:2 исәбе белән җиңделәр. Тупларны Александр Изосимов, Эдуард Малыгин, Андрей Пашагин һәм Валерий Бердников кертте. Икенче уенда безнекеләргә бу группада алда барган...

Базарлы Матакта үткән мини-футбол буенча ирләр командалары арасында республика беренчелегенең өченче этабында безнең команда икенче урында бара.
Беренче очрашуда безнең егетләр кыр хуҗалары - Әлки футболчылары белән очрашып, 4:2 исәбе белән җиңделәр. Тупларны Александр Изосимов, Эдуард Малыгин, Андрей Пашагин һәм Валерий Бердников кертте. Икенче уенда безнекеләргә бу группада алда барган Аксубай командасы каршы торды. Очрашу тигез 1:1 исәбе белән төгәлләнде, тупны көндәшләр капкасына Евгений Земсков кертте.
Өченче этаптан соң безнең команда барлыгы ун очко җыйды. Унбер очко җыйган Яңа Чишмә командасы әлегә беренче урында. Соңгы этап Яңа Чишмәдә үтәчәк, монда хуҗалар һәм Чирмешән футболчылары безгә каршы торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев