Болгар укучылары каратэ буенча ТР Беренчелеге призерлары булдылар
Спорт

Болгар укучылары каратэ буенча ТР Беренчелеге призерлары булдылар

Биш укучы бала бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.

Узган якшәмбедә Байлар Сабасында узган каратэ буенча ТР беренчелегендә Татарстан һәм Марий Эл Республикасыннан 150дән артык укучы катнашты.

Спас районын ярышларда тренер Рәшид Зыятдиновның 9 шәкерте: Дарья Битунова (икенче мәктәп), Геннадий Козин (икенче мәктәп), Артем Трофимов (беренче мәктәп), Надежда Дмитриева (икенче мәктәп), Яна Сәфәрова (икенче мәктәп), Алексей Терехов (икенче мәктәп), Галина Козина (икенче мәктәп), Антон Алимов (Болгар кадет интернат-мәктәбе), Марк Слепнев (балалар бакчасы) чыгыш ясады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Галина Козина һәм Надежда Дмитриева үз яшь категорияләрендә беренче булдылар. Артем Трофимов икенче урынга чыкты, ә Алексей Терехов белән Марк Слепнев өченче урынга лаек булды.


Нет комментариев