«Болгар» лагеренда Россия көне уңаеннан стритбол буенча турнир узды
Яшь спортчылар «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында оештырылган бәйрәмдә катнашулары өчен медальләр һәм дипломнар алдылар.
12 июньдә Ржавец авылы янындагы «Болгар» лагеренда чын спорт бәйрәме атмосферасы хөкем сөрде. Россия көнендә биредә малайлар һәм кызлар арасында стритбол буенча ярышлар узды.
Чара «Татарстанда җәй» республика проекты, шулай ук «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында узды. Чараны педагоглар Максим Кузовкин һәм Алексей Тегулев оештырды. Аларның тырышлыгы белән балалар җитезлек һәм тизлек буенча ярышып кына калмадылар, лаеклы бүләкләр — дипломнар һәм медальләр дә алдылар.
Бу көн барлык катнашучылар өчен дә вакытны актив, файдалы һәм яхшы компаниядә уздыру өчен менә дигән сәбәп булды. Ә иң мөһиме — Татарстанда җәй чыннан да күңелле һәм спорт белән тулы икәнен тою.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев