Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Беренче уен уңышлы үтте

Узган шимбәдә шәһәрнең боз шугалагында республика беренчелегенә авыл хоккей командалары арасында зона турниры ачылды.

Көн буранлап торса да, иң тугры җанатарлар Алексеевск командасы белән уйнаган безнең хоккейчыларга көч биреп торырга җыелдылар.
Ярышка команда җентекләп хәзерләнде. Ел дәвамында спортчылар даими күнегүләр алып бардылар, шулай ук Чистай боз сараенда үткәрелгән дусларча очрашуларда катнаштылар. Ә салкыннар башлангач, үзебезнең шугалакта боз ясарга тотындылар.
Командада яшьләр дә, тәҗрибәле уенчылар да бар. Бозга илле яшьлекләр дә, япь-яшь малайлар да, укучылар да чыга. Мәсәлән, безнең команданың төп оештыручысы Владимир Никитин белән бергә аның улы Александр да уйный. Коллективны туплауда Сергей Кленин, Владимир Постников, Юрий Сёмушкин, Валерий Четанов, Геннадий Гришин һәм хоккейның башка энтузиастларының өлеше зур. Кайбер спортчыларга күнегүләр үткәрү өчен район авылларыннан гына түгел, башка шәһәрләрдән дә килергә туры килә, ләкин алар моңа авырсынмыйлар.
Республика беренчелегенә бу төркемдә хоккейчылар беренче тапкыр гына чыгыш ясамый. Узган ел зона турнирында алар өченче урынга чыктылар. Быел да турнирга көчле командалар җыелган. Алар арасында Кама Аланыннан ике коллектив, Нурлат, Чистай, Алексеевск һәм Яңа Чишмә районы командалары бар. Беренче очрашу ук кайберләренең уен дәрәҗәсе югары булуын раслады.
Алексеевскилылар командасының бар теләге - җиңеп чыгу иде. Тик безнең хоккейчылар да сынатмадылар, шуңа күрә уенның беренче минутларыннан бозда кискен көрәш башланды. Бөтен уенны хатасыз уйнаган капкачы Константин Померанцев командага нык ярдәм итте. Безнең уенычлар көндәшләр капкасы янында бик оста уйнадылар, аеруча Александр Никитин актив булды.
Уенның беренче өлеше бетеп килгәндә Владимир Постников үз ягыннан көтмәгәндә шайбаны Алексеевск команадасы капкасына кертте. Өченче периодның икенче яртысында безнең уенчылар Сёмушкин-Гришин-Содатов оста уйнадылар. Солдатов көндәшләр капкачысы белән күзгә-күз очрашып, егылганда шайбаны капкага кертеп җибәрә алды. Аннары көндәшләр керткән шайбага безнең яшь хоккейчыбыз Руслан Вафин уңышлы гол белән җавап бирде. Безнең егетләр инде җиңүләренә ышана башлаганнар иде, тик аларның бераз иркенәеп калуын сизеп алган кунаклар тагын ике шайба кертә алдылар. Овертаймда исә иң яхшы уенчыларыбызның берсе Валерий Четанов тагын бер шайба кертеп, безнең команда 4:3 исәбе белән җиңү яулады.
Беренче уенда ирешелгән уңыш хоккейчыларыбызга киләчәк уеннарда көч бирер дип ышанасы килә. Ә уеннарга инде ерак калмады: 21 гыйнварда алар Кама Аланының беренче командасы белән очраша, ә 4 февральдә безнең шәһәргә аларның икенче командасы киләчәк.
Рәсемдә: уен мизгелләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев