Вакыйгалар
Ветераннарыбыз сынатмый
Безнең район вәкилләре узган чәршәмбе көнне Алексеевскида үткән ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның "Балкыш" республика фестивалендә чыгыш ясадылар.
Жюри һәм тамашачылар игътибарына шәһәр ветераннар хоры ("Хор коллективлары" номинациясе, җитәкчесе Нина Илюшина), Ирина Лаврентьева, Галина Кипрова, Нина Илюшина ("Вокал-соло"), "Задорные" ирләр ансамбле ("Вокаль ансамбльләр", Василий Кощеев) башкаруында җырлар, Людмила Микшина ("Шигърият" номинациясе) укыган шигырьләр тәкъдим ителде.
Барлык чыгышларны да тамашачыларның кайнар алкышлар белән озатуы безнең үзешчән ветераннарыбыз иҗаты беркемне дә битараф калдырмавын аңлата. Фестивальдә катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев