Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Тиешле җәзасын алган

Үз вазифаларын башкарган җаваплы вәкилгә карата (РФ ҖКсының 318 нче маддәсендәге 2 нче бүлек) көч кулланып, аның сәламәтлегенә зыян китергән ир-егет тулысынча гаепле дип табылган. Бу бәндә исерек килеш хатынын кыйнаган. Хатыны исә бу хакта тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Исерек җәнҗалчы участок инспекторын гына көтеп торган диярсең:...

Үз вазифаларын башкарган җаваплы вәкилгә карата (РФ ҖКсының 318 нче маддәсендәге 2 нче бүлек) көч кулланып, аның сәламәтлегенә зыян китергән ир-егет тулысынча гаепле дип табылган.
Бу бәндә исерек килеш хатынын кыйнаган. Хатыны исә бу хакта тиз арада эчке эшләр бүлегенә хәбәр иткән. Исерек җәнҗалчы участок инспекторын гына көтеп торган диярсең: кулларын йодрыклап ул аңа ташлана һәм идәнгә егып сала. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәре төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре ала, аның кулы сына.
Суд утырышы барышында гаепләнүче үз гаебен таный һәм кылган гамәле өчен нык үкенә. Суд карар чыгарганда бу ир-атның җинаять җаваплылыгына әле беренче тапкыр гына тартылуын һәм гаиләсендә яшь бала булуын да исәпкә алган. Шулай да, әлеге җинаяте өчен ул ирегеннән ике елга шартлы рәвештә мәхрүм ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев