Татарстанның Әлки районындагы авариядә бер кеше һәлак булган
Вакыйгалар

Татарстанның Әлки районындагы авариядә бер кеше һәлак булган

Юлда җиңел машина белән үзбушаткыч бәрелешкән.

Татарстанның Әлки районында Базарлы Матак-Нурлат юлында кичә көндез юл фаҗигасе булган.

Шаһитлар әйтүенчә, Тойота җиңел машинасы Вольво үзбушакткычына юл бирмәгән. Фотодан күренгәнчә, үзбушаткычның бөтен авырлыгы җиңел машинаның алгы пассажир ишеге ягына туры килгән.

Фаҗиганы күрүчеләр сүзләре буенча, җиңел машинаның алдагы утыргычында баручы 60 яшьләр тирәсендәге пассажир һәлак булган.


Нет комментариев