Спас районыннан салмыш машина йөртүче колониягә хөкем ителде
Мондый җинаятьне ул инде берничә тапкыр кылуы билгеле булды.
Бүген Спас район суды тарафыннан идарә хокукыкннан мәхрүм ителгән булса да, яңадан исерек килеш руль артына утырырга батырчылык иткән Спас районы кешесе хөкем ителде.
Тикшерү барышында идарә таныклыгы булмаган машина йөртүченең районның Танкеевка авылында машина руле артында йөрүе билгеле була. Гаепләнүчене полиция хезмәткәрләре тоткарлыйлар. Медицина тикшерүе барышында аның исерек булуы ачыклана.
Элгәре аның шундый ук җинаять кылган өчен берничә тапкыр хөкем ителеп, тиешле җәзасын алмаганын исәпкә алып, суд гаепләнүчене алты айга төзәтү колониясенә хөкем итте. Моннан тыш, колониядән чыккач аны өч елга идарә таныклыгыннан мәхрүм итәчәкләр.
Суд карары әлегә законлы көченә кермәгән.
ФОТО: Спас район суды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев