Спас районында пенсия яшендәге ике хатын-кыз сугышкан
Хәзер аларның эше судта тикшерелә.
Спас районы суды тарафыннан хәзерге вакытта ике күрше – пенсия яшендәге хатын-кызлар арасында чыккан низаг тикшерелә.
Тикшерү күрсәткәнчә, ике күрше башта нәрсә өчендер бәхәсләшеп китә. Бер-берсенә начар сүзләр әйтеп, кычкырышып туйганнан соң, ачуы чыккан күршенең берсе икенчесенең йөзенә суга һәм бармагын тешли, ә тегесе пластмасса щетка белән җавап бирә. Озак уйлап тормыйча, бер пенсионер икенче көндәшен кыйнауда гаепләп, судка бирә.
Соңрак ачыкланганча, күршеләр аркасында барган низаг инде күптән дәвам итә. Я берсе икенчесенең ишегенә “сак булыгыз, усал эт” дигән язу ябышытыра, я икенчесе халыкны җыеп, күршесен авылдан чыгарып җибәрергә котырта... Ике як та үзен хаклы дип саный һәм татулашырга җыенмый.
Җитмешенче яшь белән барган, белемле хатын-кызлар арасында низаг ни сәбәпле килеп чыккан, моңа кайсы як гаепле – боларның барысын да суд ачыкларга тиеш.
ФОТО - социаль челтәрләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев