Спас районыннан укытучы мошенникларга ярты миллион сумга якын акча күчергән
Вакыйгалар

Спас районыннан укытучы мошенникларга ярты миллион сумга якын акча күчергән

Зыян күрүчене мессенджерлар аша алдаганнар.

Спас районында яшәүче 58 яшьлек хатын-кыз телефон аферистлары кармагына эләгә һәм зур суммадан колак кага. Полициядә хатын-кыз мессенджерда үзен ФСБ хезмәткәре дип таныштырган билгесез кешедән хәбәр килүен сөйләгән.

Шалтыратучы аның банктагы акчалары куркыныч астында дип ышандыра: аларны янәсе Украина ихтыяҗларына законсыз күчерергә тырышалар. Моны булдырмас өчен, педагогка ашыгыч рәвештә бөтен акчаны махсус «куркынычсыз счетка» җибәрергә киңәш итәләр. Нәтиҗәдә ул аферистларга 492 900 сум җибәрә.

Аны мошенниклар алдаганын ул бераздан соң гына аңлый. Хәзер полиция «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

Татарстан Эчке эшләр министрлыгы чираттагы тапкыр гражданнарны уяу булырга чакыра. Таныш булмаган кешеләрдән телефон яки мессенджерлар аша алынган теләсә нинди мәгълүматны рәсми каналлар буенча тикшерергә кирәк. Бернинди "куркынычсыз счетлар" юк – бу мошенникларның хәйләсе.
 


Нет комментариев