Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Саксызлык бәхетсезлеккә илтә

Машина руле артында утыручыларның игътибарсызлыгы, саксызлыгы аркасында юлларда килеп чыккан аварияләр саны кимеми. Алар барысы да зур бәхетсезлекләргә китерә, кешеләр гомере өзелә. Яңа ел көннәрендә дә мондый күңелсез хәлләр күп булды. Бу безнең шәһәр мисалында да ачык күренә. Агымдагы ел башыннан безнең шәһәрдә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларның барысы да...

Машина руле артында утыручыларның игътибарсызлыгы, саксызлыгы аркасында юлларда килеп чыккан аварияләр саны кимеми.
Алар барысы да зур бәхетсезлекләргә китерә, кешеләр гомере өзелә. Яңа ел көннәрендә дә мондый күңелсез хәлләр күп булды.
Бу безнең шәһәр мисалында да ачык күренә. Агымдагы ел башыннан безнең шәһәрдә биш юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аларның барысы да бер машина йөртүченең икенчесенә юл бирмәве аркасында килеп чыккан. Мәсәлән, Нагаев һәм Пионер урамнары чатында чит ил машинасы белән идарә итүче хатын-кыз авария ясаган. Төп юлга чыкканда ул каршы як полосадан баручы "тугызлы"га игътибар итмәгән һәм аңа килеп бәрелгән. Дзержинский урамында җиденче һәм тугызынчы модельле "Жигули"лар бер-берсенә юл бирмәгән. Машиналар шактый нык зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев