Көч кулланып башка берәүнең милкен урлаган шәһәр кешесенә карата җинаять эше кузгатылды.
Әлеге адәм актыгы кичке караңгыда урамда берәү дә булмаудан файдаланып, бер кызны сагалап торган һәм, тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кәрәзле телефонын тартып алу уе белән аңа һөҗүм иткән. Балигъ булмаган кызның әти-әнисе тиз арада бу хакта полициягә хәбәр иткән....
Көч кулланып башка берәүнең милкен урлаган шәһәр кешесенә карата җинаять эше кузгатылды.
Әлеге адәм актыгы кичке караңгыда урамда берәү дә булмаудан файдаланып, бер кызны сагалап торган һәм, тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, кәрәзле телефонын тартып алу уе белән аңа һөҗүм иткән. Балигъ булмаган кызның әти-әнисе тиз арада бу хакта полициягә хәбәр иткән. Әмма гаеплене берничә атна дәвамында эзләсәләр дә таба алмыйлар. Шулай да шәһәр урамнарында хатын-кызларга һөҗүм итүче "маньяк" турында имеш-мимешләр таралырга өлгерә.
Җинаять кылуда гаепләнүче озак качып йөрсә дә, аны кулга алалар.
Кырыс җәза көтә
Шәһәрдә яшәүче олырак яшьтәге кешене берничә егет кыйнап, сәламәтлегенә шактый зыян китергәннәр.
Гордеев урамындагы автомобиль юлында берничә кешенең сугышуы турында полициягә бу хәлне күреп торган хатын-кыз хәбәр иткән. Урынга оперативниклар тиз арада килеп җитәләр, әмма бу вакытта инде гаеплеләрдән җилләр искән була. Каза күрүче эчке эшләр бүлегенә гариза язып тапшыра.
Соңыннан ачыкланганча, хәрәкәт барышында аның автомобиле алдыннан гына икенче бер җиңел машина сыдырылып дигәндәй узып китә. Алар икесе дә машиналарын туктатып, кемнең гаепле булуын ачыкларга керешәләр. Сүз иярә сүз чыгып, бер-берсе белән сугыша ук башлыйлар. Икенче автомобильдәге пассажирлар да "бәхәскә" кушылалар. Әлбәттә инде, яшьләрнең көче күбрәк була.
Оперативниклар хәзер боларның кем булуын ачыклау белән мәшгуль. Аларны шактый кырыс җәза көтә.
Кагыйдәләрне һаман бозалар
Дәүләт автоинспекторлары һәм полиция участковыйлары белән берлектә уздырылган рейд нәтиҗәсендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның кырыклап очрагы ачыкланган.
Биш кеше автомобиль белән исерек килеш идарә иткән. Суд карары нигезендә, өч кеше автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан ел ярымга мәхрүм ителгән, аларга утызар мең сум күләмендә штраф салынган. Идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән бер кеше правасыз кабат руль артына утырганы өчен берничә тәүлеккә кулга алынган. Беркайда да укымаган һәм идарә итү таныклыгы бөтенләй дә булмаган бер кешегә унбиш мең сум күләмендә штраф түләргә туры киләчәк.
Ун шоферга иминлек каешын эләктермичә йөрүләре өчен беркетмә язылган, шулкадәр үк кешегә тизлек режимын бозган өчен җәза бирелгән. Шоферларның күбесе автогражданлык җаваплылыгы документларын әзерләтеп алуга һаман да тиешле игътибар бирми әле. Моның өчен җитди җәза каралган. Рейд барышында дәүләт номерлары булмаган яки начар укыла торган автомобильләр дә туктатылган.
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев