Картны да кызганмаган...
Шәһәрдә яшәүче бер картның айлык пенсиясен талап алганнар. Пенсионер өйдә үзе генә булганда, йортка яшь кенә бер кеше кереп, үтерү белән янаган һәм акча таләп иткән. Кием кесәсеннән карт әле генә алган егерме мең сум пенсиясен чыгарып биргәч, егет шунда ук юк булган. Полиция хәзер талаучыны эзләү белән мәшгуль.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев