Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Исерек шофер — җинаятьче

Узган атнада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән биш кешене туктаткан. Исереп руль артына утыручыларның кайберләрен ачыкларга шәһәр кешеләренең сизгерлеге ярдәм иткән: алар автоинспекциягә шалтыратып автомобильләрнең номерларын һәм кай якка хәрәкәт итүләрен хәбәр иткәннәр. Шунысы гаҗәп, тәртип бозучы ике кешенең автомобиль белән идарә итү таныклыгы бөтенләй...

Узган атнада Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән биш кешене туктаткан.
Исереп руль артына утыручыларның кайберләрен ачыкларга шәһәр кешеләренең сизгерлеге ярдәм иткән: алар автоинспекциягә шалтыратып автомобильләрнең номерларын һәм кай якка хәрәкәт итүләрен хәбәр иткәннәр.
Шунысы гаҗәп, тәртип бозучы ике кешенең автомобиль белән идарә итү таныклыгы бөтенләй булмавы ачыкланган. Аларның икесенә дә административ җәза бирелгән. Суд карары нигезендә, икесе дә ун тәүлек утырып чыгачак.
Соңыннан ачыкланганча, шоферларның берсе моңарчы автомобиль белән исерек хәлдә идарә иткәндә туктатылган булган. ДАИ хезмәткәрләре аның бу юлы да исерек булуын ачыклый. Закон нигезендә моның өчен 50 мең сумга кадәр штраф салу каралган. Өстәвенә, автомобиль белән идарә итү таныклыгыннан да өч елга кадәр мәхрүм ителәчәк әле.
Ике шоферга карата күрелгән чаралар да җитди: һәркайсына 30ар мең сум штраф салыначак, моннан тыш, икесенә дә ел ярым буе руль артына утыру тыелачак.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X