Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Гомерегезне куркыныч астына куймагыз

Су өсте юка боз белән капланырга өлгермәде, боз астыннан балык тотарга яратучылар, бөтен куркынычсызлык кагыйдәләрен онытып, балыкка йөри башладылар.

Спас районы буенча аз сыйдырышлы суднолар инспекциясе хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, быел республикада инде икенче тапкыр агып киткән боз кисәгендә калган балыкчыларны коткарырга туры килгән. Беренче тапкыр мондый очрак Атабай авылы янында булган: ул чакта 202 балыкчының гомере куркыныч астына куелган. Аларны коткарганнар. Мондый хәлдән соң башкалар үзләре өчен тиешле нәтиҗә чыгарырга тиеш иде, ләкин бу алай булып чыкмады.
20 ноябрьдә Кама елгасында 168 балыкчы белән боз аерылып агып китә. Коткаручыларның тырышлыгы белән аларның барысын коры җиргә чыгарлар, ләкин мондый операцияләр шактый чыгымнар таләп итә, еш кына коткаручыларның гомере куркыныч астына куела. Каты салкыннар җитеп, бозның чынлап торып катуын көтү күпкә хәерлерәк булыр иде.
Узган шимбә көнне Иделдә, безнең шәһәрдән алты километр ерактагы Лосиный утравы янында фаҗига була: Ульяновскидан килгән балыкчы боз астына китә. Аны коткара алмыйлар.
Кышын балыкка йөрүчеләр шуны онытмасыннар иде: кеше тормышына куркыныч тудырмый торган бозның калынлыгы 7 сантиметрдан ким булмаска тиеш. Бозны җәяүләп кичү өчен бу күрсәткеч - 15 сантиметр, автомобильләр өчен 30 сантиметр тәшкил итә.
Кышкы балыкчылар шуны онытмасыннар: 2 - 3 градуслы салкын суда бераз тору да кеше гомерен куркыныч астына куя һәм ул 10 - 15 минуттан артык түзә алмый. Димәк, ярдәм килеп тә өлгермәскә мөмкин. Ә суның температурасы минус 2 градустан да түбән булса, кеше 5 - 8 минутта үлә.
МЧС хезмәткәрләре кисәтә: ныгып өлгермәгән боз өстенә кергәнче, балык тоту өчен гомерегезне куркыныч астына куярга кирәкме-башта шул хакта уйлагыз. Туганнарыгыз, якыннарыгыз күпме хәсрәт кичерәчәк. Сезнең ваемсызлык аркасында күпме кеше үз тормышын куркыныч астына куярга мәҗбүр булуы турында онытмагыз!
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев