Болгарда яшәүченең танышы аның банк картасын үзләштергән
Вакыйгалар

Болгарда яшәүченең танышы аның банк картасын үзләштергән

Танышы чит картадан алты мең сум акча урлаган.

Ир-ат хезмәт хакы күчерелеп бара торган банк картасын кибеткә җыенган таныш хатын-кызга биреп торган. Әмма танышы картаны кайтарып бирергә ашыкмаган, картадагы акчадан файдалануын дәвам иткән. Ир-атка даими рәвештә карта счетыннан акча алынуы турында СМС-хәбәрләр килеп торган.

Акчаны кайтарып бирүен таләп итсә дә, танышының моңа исе китмәгән. Шуннан соң зыян күрүче полициягә гариза язып тапшырган.


Нет комментариев