Безнең машина йөртүче – иң яхшылар арасында
Өлкәннәр көненә багышланган машина йөртү осталыгы буенча дүртенче республика конкурсында шәһәрдә яшәүче Геннадий Давыдов җиденче урынны алды.
Башка еллардагы кебек, бу чара Казанда, Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе территориясендә булды. Беренче чиратта конкурсантлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүләрен күрсәттеләр, аннары киртәләр полосасында машина йөртү осталыгын күрсәтергә туры килде.
Безнең конкурсант кырык дүрт кеше арасында җиденче урынга чыкты, диплом һәм акчалата бүләккә ия булды. Моннан тыш, Геннадий безнең район исеменнән инде өченче тапкыр чыгыш ясаганлыктан, конкурсны оештыручылар аны актив катнашуы өчен диплом белән бүләкләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев