Юл-транспорт фаҗигасендә зыян күргән машина йөртүчене авыр хәлдә Казандагы клиникаларның берсенә китерәләр.
Фаҗига Вожи авылы янындагы юлда килеп чыга. Чит ил автомобиле руле артына утырган ир-ат тизлекне нык арттыру сәбәпле идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана.
Тагын бер фаҗигадә үзебезнең илдә эшләнгән автомобильнең арткы салонына утырга хатын-кызга зыян...
Юл-транспорт фаҗигасендә зыян күргән машина йөртүчене авыр хәлдә Казандагы клиникаларның берсенә китерәләр.
Фаҗига Вожи авылы янындагы юлда килеп чыга. Чит ил автомобиле руле артына утырган ир-ат тизлекне нык арттыру сәбәпле идарә итүне югалта һәм юл читенә төшеп каплана.
Тагын бер фаҗигадә үзебезнең илдә эшләнгән автомобильнең арткы салонына утырга хатын-кызга зыян килә. Шофер кинәт кенә машинаны артка чигерә башлый һәм янәшәдә туктап торган автомобильгә килеп бәрелә.
Әлеге хатын-кызга медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
Нет комментариев