Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Вакыйгалар

Акыл кермәгәч...

Мәҗбүри эшләргә хөкем ителгән шәһәрдә яшәүче бер кешегә суд, җинаять-башкару инспекциясе тәкъдиме белән, җәзаның калган өлешен төрмәдә утырырга дигән карар чыгара.

Мондый чара очраклы сайланмый. Инспекция җитәкчесе Дмитрий Купоросов сүзләренә караганда, җәза сыйфатында бу кеше Болгар шәһәр башкарма комитетына мәҗбүри эшкә билгеләнә. Көн саен эшкә йөрисе урында аның бармаган көннәре күп була. Җинаять-башкарма инспекциясе аңа бу турыда берничә тапкыр кисәтү ясый, җәзаның каты хөкемлесенә алыштыралачагы турында исенә төшерә, ләкин ул тиешле нәтиҗә ясамый. Шуңа күрә ирегеннән мәхрүм ителә.

Хөкемгә тартылган тагын биш кешегә карата шундый карар чыгарыла, ә барлыгы ел башыннан җинаять-башкарма инспекциясендә 27 кеше мәҗбүри эшләргә тартылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаятьбашкару инспекциясе җәза