Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Зур җаваплылык белән башкара

Спас район судының суд утырышы секретаре Светлана Ефимова Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсенең Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

Суд эшендәге аның күпьеллык хезмәте шулай югары бәяләнде. Ул монда егерме ел эшли. Башта суд утырышчысы булды, ә 1994 елның февраленнән суд утырышчысы секретаре итеп сайланды.
2003 елдан - беренче класслы юрист.
Светлана Алексеевна үзен югары класслы белгеч итеп танытты. Үз эшен ул белеп, җиренә җиткереп башкара. Туплаган тәҗрибәсе аңа суд секретаре,төп белгеч эшләрен алып барырга мөмкинлек бирә.
Үз эшенә җаваплы каравы, таләпчәнлеге, зур җаваплылык хисе куелган мәсьәләләрне уңышлы башкарып чыгарга ярдәм итә. Ул оешма җитәкчелеге тарафыннан да берничә тапкыр билгеләп үтелде. Агымдагы елда яхшы эшләве һәм Спас өяз суды оешуның 230 еллыгы уңаеннан ул ТР Югары Суды һәм Суд департаменты идарәсенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Ә Рәхмәт хаты тагын бер тапкыр аның хезмәтен һәм югары профессиональ осталыгын тану билгесе. Хезмәттәшләре бу югары бүләк белән аны җылы котладылар һәм эшендә уңышлар теләделәр.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев