Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Үзләре өчен юнәлеш билгеләгәннәр

Мәшгульлек үзәгенең махсус программасы буенча алынган субсидияләр ярдәмендә быел сигез эшсез кеше үз эшләрен ачып җибәрә алачак. Алар бу акчаны нәрсәгә тотарга җыена икән?

Марина Клюканова (Болгар шәһәре):
- Алган акчага машина сатып алып, хәзер таксист хезмәтен күрсәтәм.
Махсус машина йөртүче курсларында укып, таныклык алганыма инде сигез елдан артык. Үземне руль артында ышанычлы хис итәм, бу эш миңа ошый. Моны һөнәр итеп сайларга тормыш үзе мәҗбүр итте.
Бер заман мин эшсез калып тордым. Мәшгульлек үзәгендә дәүләт ярдәменнән файдаланып, көчемне эшмәкәрлектә сынап карарга тәкъдим иттеләр. Ә ирем таксист булып эшләргә киңәш бирде.
Клиентларны җәлеп итү өчен игъланнар ябыштырдым, визиткамны сәүдә үзәкләрендә калдырдым. Нәтиҗә озак көттермәде, хәзер инде мин даими эшлим. Көндез бер кеше дә чакырмаган, ә кичен әллә никадәр чакырулар булган чаклар да шактый була. Беренче мәлне каушабрак калсам да, соңрак бу үтте. Ике ай эчендә артык күп акча эшләмәсәм дә, тормыш алып барырга җитеп тора.
Сергей Епифанов (Болгар шәһәре):
- Транспорт чараларын ремонтлау буенча хезмәт күрсәтүгә хәзер ихтыяҗ шактый югары. Казан автосервисларында эшләү тәҗрибәсе булуын исәпкә алып, үзем дә кечкенә генә автомастерской ачып җи-бәрергә булдым.
Хәзерге вакытта гаражда косметик ремонт ясыйм, ә субсидия акчасына компрессор, эретеп ябыштыру аппараты, ярымавтомат, краскопульт, ачкычлар җыемы һәм башка вак-төяк кирәк-яраклар сатып алдым. Дөрес, мастерскойны кирәк нәрсәләр белән җиһазландыру өчен субсидия гына җитеп бетмәде, үземнең акчаны да кушарга туры килде.
Махсус реклама ясауның кирәге юктыр дип уйлыйм. Безнеке кебек кечкенә шәһәрләрдә кеше мондый нәрсәләр турында бер-бересеннән ишетеп тә белә. Эшеңне җиренә җиткереп башкарсаң, клиентлар да табылып тора.
Ксения Алексеева (Болгар шәһәре):
- Фотолар ясау, фоторәсемнәр бастыру белән шөгыльләнеп карарга , сувенирлар белән сату итәргә миңа бер танышым киңәш бирде. Ул үзе дә халыкка мондый хезмәт күрсәтә торган салонда берничә ел эшләгән.
Безнең сәүдә ноктасында теләгән кеше фоторәсемнәр бастыра, теләсә нинди форматтагы документларга ксерокопия ясый ала. Керамик кружкаларга фоторәсемнәр төшерү хезмәте, шулай ук значоклар, магнитлар, футболкалар, кепкалар халык арасында шактый үтемле булып чыкты. Шул рәвешле яшьләр үзләренең үзенчәлеген күрсәтергә тырышалар, якын кешеңә дә менә дигән бүләк ясарга була. Ә менә өлкәнрәк яшьтәге кешеләр күбесенчә яңарту өчен иске фоторәсемнәрне алып киләләр. Аларны яңартабыз, яктыртабыз, аклы-каралы фотодан төсле фото да ясап бирәбез.
Шулай ук фотообойлар, календарьләр, сувенир продукциясен ясауга да заказлар кабул итәбез. Күбесенчә безнең хезмәтләрдән аерым кешеләр файдалана иде. Соңгы арада төрле оешмалардан да заказлар килә башлады.
Субсидияне оргтехника - төсле принтер, сканер һәм кирәк-ярак материалларны сатып алуга сарыф итәргә җыенам. Иң зур хыялым - профессиональ фотоаппарат сатып алу. Шулай ук туристлар күп килә торган музей-тыюлыкта да күчмә сәүдә ноктасы оештырырга исәп бар. Планнарым шактый һәм киләчәктә мин үземнең кечкенә эшемне үстереп, ул канәгатьләнү генә түгел, табыш та китерсен өчен тырышачакмын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев