Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юлларда сак йөрегез

Кызганыч, җәяүлеләр катнашында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигаләре еш теркәлә: 2011 елда Татарстан Республикасы территориясендә 1900дән артык җәяүле бәлага тарып, нәтиҗәдә 231 кешенең гомере өзелгән, 1783тән артык кеше төрле дәрәҗәдәге яралар алган.

Юрий БАРАНОВ,
ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе.
Безнең районда да җәяүлеләр катнашында бәхетсезлек очраклары булып тора. Узган ел, мәсәлән, Никольск авылы янындагы урман тирәсендә ике кыз бала машина көпчәге астында калып үлде. Алар юлның рөхсәт ителмәгән урыныннан йөгереп чыгарга булганнар. Шәһәр урамында бер хатын-кыз да төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды.
Мондый юл-транспорт фаҗигаләрендә шоферлар гына түгел, җәяүлеләр үзләре дә гаепле. Хәер, җәяүлеләрнең иминлегенә урамнарның торышы тулысынча җавап бирә дип әйтеп булмый.
Шуңа күрә узган елның ноябрендә Россия Федерациясе территориясендә "Охота на зебру. Всероссийский пешеходный рейд" акциясе старт алды. Аны ЮХИДИ хезмәткәрләре җәмәгатьчелек оешмалары белән берлектә уздыра. Акциянең максаты - урамнарның җәяүлеләр чыгып йөри торган өлеше нинди хәлдә булуын ачыклау һәм булган кимчелекләрне бетерү. Акция кысаларында мондый кимчелекләр турында кешеләрдән, төрле оешмалардан алынган һәм матбугатта бастырылган хәбәрләргә дә зур игътибар биреләчәк.
Урамнардагы җәяүлеләр йөри торган урыннарны тикшерүдә һәркем катнаша ала. Ачыкланган җитешсезлекләр, бу хакта чагылдыручы фотоматериалларны, шулай ук җәяүлеләр йөрүче урыннарның торышын яхшырту буенча кимчелекләрне ЮХИДИнең территориаль органнарына җибәрергә, шулай ук "Охота на зебру" акциясен күрсәтеп www. rpolice.ru сайтында "Что не так на наших дорогах? Мнения, предложения и претензии по организации дорожного движения" гә ассызыклап та урнаштырырга була.
Акция башланганнан бирле безнең ЮХИДИ бүлеге тарафыннан 57 урында урамнарны чыгу юлы тикшерелде. Шуларның 8е тиешле таләпләргә җавап бирми (юлдагы ак сызыклар начар күренә, кисәтү билгеләре куелмаган һ.б.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәрәкәт