Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Юл кагыйдәләрен белергә кирәк

Ел саен ЮХИДИ бүлеге һәм Балалар иҗат йорты яшь хәрәкәт инспекторлары арасында үткәрә торган "Имин тәгәрмәч" конкурсында балаларны юл кагыйдәләрен тапкырлау таблицасы кебек өйрәнергә чакырдылар.

Аның программасына кертелгән бәйгеләрдә теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр тикшерелә. Кече яшьтәге мәктәп балалары да юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белеп, беренче медицина ярдәмен күрсәтә алулары аеруча шатландыра. Беренче урта мәктәп укучылары Дарья Морюхова белән Илназ Кәбиров юл кагыйдәләре буенча сорауларга җавап биргәндә берничә генә хата җибәрделәр. Алар узган елда бу конкурста иң яхшылар дип табылсалар да, уртак зачётта уңыш башка укучыларга елмайды. Ә быел исә Дарья белән Илназ велоэстафетада да җиңеп чыгып, ярышларның абсолют җиңүчеләре булды.
"Имин тәгәрмәч"нең быелгы район этабы Татьяна Козлова җитәкчелек иткән беренче мәктәп яшь инспекторлары командасы өчен бик уңышлы булды. Илназ белән Дарьядан тыш, Анна Фролова белән Дмитрий Виноградов та үзләренең медицина өлкәсендә яхшы белгеч булуларын күрсәттеләр. Бу отряд презентацияләр конкурсында да җиңеп чыкты. Нәтиҗәдә команда зачётында ул беренче булды. Тиздән ул район данын Казанда үтәчәк республика этабында якларга тиеш.
Бәйгедә катнашучы башка укучылар да сынатмады. Мәсәлән, Антоновкадан Инна Чегодаева белән Полянкадан Русалина Хәйруллина яхшы нәтиҗә күрсәтеп, икенче һәм өченче урынга чыктылар. Малайлар арасында Никольскидан Олег Синицин һәм Өчкүлдән Владимир Шарлаимов уңышлы чыгыш ясадылар. Презентацияләр конкурсында Ким һәм Иске Рәҗәп мәктәбе командалары да призёр исемлегенә кертелде. Уртак зачётта Ким мәктәбе - икенче, Никольск командасы өченче урынны алды.
Конкурс призёрларына кыйммәтле призлар тапшырылды, башка катнашучылар да бүләксез калмады.
Рәсемдә: конкурс призёрлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев