Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Язгы чакырылыш башланды

Ведомствоның 95 еллык юбилеен ТР хәрби комиссариатының Спас районы бүлеге хезмәткәрләре эш урынында каршылады. Бу гадәти хәл, чөнки армиягә язгы чакырылыш башланды. Быел аның нинди үзенчәлекләре бар, коллектив алдына нинди бурычлар куелган?

Илһам Мидхәтов,
бүлек җитәкчесе, подполковник.
Беренче чиратта, республикада Универсиада үткәрелүе сәбәпле, бу язгы чакырылыш вакытының берничә атнага кыскартылуын билгеләп үтәргә кирәк. "Хәрби бурыч һәм хәрби хезмәт турында" Закон нигезендә, июнь ахырына кадәр безнең районнан илебезнең Кораллы Көчләренә һәм башка ведомство гаскәрләренә өч дистәдән артык егет китәргә тиеш. Аларның өчтән икесе Түбән Новгородта урнашкан мотоукчылар частендә хезмәт итәр дип ышанабыз, чөнки безнең район былтыр бу часть белән шефлык элемтәләре урнаштыру турында килешү төзеде.
Моннан тыш, егетләр Эчке гаскәрләр, Хәрби-космик һәм Хәрби һава көчләре, Хәрби диңгез флоты һәм Россия ФСБ Чик буе гаскәрләре сафын тулыландырачак.
Кагыйдә буларак, соңгы елларда без егетләрне армиягә яхшылап хәзерләп җибәрәбез. Быел да аларның өчтән икесе ДОСААФ яки тиешле профильдәге уку йортларын тәмамлап, төрле һөнәрләр алдылар. Калган егетләр югары уку йортларын тәмамлаган. Егетләрнең физик һәм психологик әзерлеге дә яхшы.
Шулай да әле җитди проблемалар бар. Мәсәлән, кайбер призывникларда төрле авырулар табыла, шуңа күрә ел саен егетләрнең 15-20 проценты запаска җибәрелә. Ни кызганыч, бу күрсәткеч кимеми. Хәзер дә армия хезмәтеннән теләсә ничек качып калырга теләүчеләр юк түгел.
Соңгы елларда чакырылышның аерым бер үзенчәлеге бар - ул Россия Президентының армиядә контракт буенча хезмәт итүче гражданнарның санын этаплап арттыру турында карарын тормышка ашыру шартларында үтә. Бу карар чыгарылгач, былтыр безнең районнан контракт буенча армиягә китүчеләрнең саны ике ел элек булган күрсәткечтән ике ярым тапкырга артты.
Башка еллардагы кебек, республиканың быелгы призывниклары җыелу пунктларында ук акча белән тәэмин ителәчәк. Аларга 2 мең сум акча салынган ВТБ-24 банк карточкалары тапшырыла. Моннан тыш, һәр егеткә кәрәзле телефон һәм призывник комплекты бирелә. Өеннән хәрби частькә кадәр аларны ата-аналар һәм төрле оешма активистлары озатып бара алачак.
Чакырылышны тиешенчә оештыру - безнең хезмәткәрләр алдында торган бердәнбер бурыч түгел. Җирле үзидарә органнары белән берлектә хәрби комиссариатлар төрле социаль мәсьәләләрне тормышка ашыра. Мәсәлән, хәрби-һөнәри ориентация һәм хәрби хезмәт өчен гражданнарны һөнәри-психологик яктан сайлап алу, башка чараларны үткәрә.
1918 елның 8 апрелендә кул куелган "Хәрби эшләр буенча волость, губерна һәм округ комиссариатларын оештыру турында" декрет нигезендә барлыкка килгән ведомство юбилеен билгеләп үткән көннәрдә, безнең бүлек тарихын да искә төшерәсе килә. Спас өяз хәрби комиссариаты шул вакытта барлыкка килеп, бу дәвердә үзе алдына куелган бурычларны намус белән үтәп бара. Беренче хәрби комиссар Курмаков (ни кызганыч, аның исеме дә, әтисенең исеме дә безгә билгеле түгел) булган, шулай ук сугыш вакытында комиссариат белән җитәкчелек иткән Михаил Коптев, Сергей Сюндюков, Андрей Никитин да оешма тарихында сизелерлек эз калдырганнар. Бу урында шулай ук Вениамин Терминов, Виктор Ховронин, Фәрит Борһанов, Николай Калугин, Фәрит Гафиятуллиннар эшли.
Коллектив аларның традицияләрен дәвам итә. Чакырылыш буенча ярдәмче прапорщик Николай Беляев инде 22 ел буе хезмәт итеп, үз бурычын җаваплы башкара. Яшерен часть җитәкчесе Татьяна Кручинина комиссариатта 15 елдан артык эшли. башка хезмәткәрләр дә үз бурычларын намус белән башкаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев