Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңарыш юлыннан

Билгеле булганча, Мәскәүдә иң зур парламент партиясе булган "Бердәм Россия" съездында сайлау алды программасының генераль линиясе билгеләнде.

Анатолий МОЛОДОВ,
"Бердәм Россия" партиясе җирле бүлегенең политсовет секретаре.
Съездда булган вакыйгаларны уңай яктан гына бәяләргә мөмкин. Путин һәм Медведевтан торган тандем үзенең уңышлы эшләвен дәлилләде. Алар җитәкчелек иткән ил озак вакытлар, дөньяда барган финанс кризисына карамыйча, уңышлы үсә, экономиканың тотрыклылыгын саклый, җәмгыятьнең сәяси институтларын камилләштерә. Социаль сәясәт көчле булып кала.
Шул ук вакытта үткәрелгән рокировка, ягъни премьер-министр Владимир Путинның кандидатурасын Президент постына тәкъдим итү җәмгыятьнең алга баруына яңа этәргеч бирәчәк. Һичшиксез, Президент ролендә ул тотрыклылык һәм илдә үткәрелгән ныклы сәясәткә гарант булачак. Моннан тыш, аны бөтен дөнья - дәүләт башлыклары, эре инвесторлар яхшы белә. Боларның барысы да илебездә зур тетрәнүләр булмаслыгына ышаныч тудыра. Дмитрий Медведев премьер постында экономиканы модернизацияләү, аны заманча үсеш юлына күчерү курсын дәвам итәчәк.
Әйдәп баручы партия үз сафларына теләсә нинди дәүләтнең нигезе булган урта класс, җәмгыятьнең төрле катлам вәкилләрен - табибларны, укытучыларны, эшчеләрне, фермерларны җәлеп итеп, үзенең яңарышка омтылуын күрсәткәнлектән, съезд ил тормышында мөһим вакыйгага әверелде. Халык фронтын оештыру һәм "Бердәм Россия" партиясе исемлегенә партиясез вәкилләрне кертү моңа дәлил булып тора.
Илебез булачак сайлауларда "Бердәм Россия"гә ышаныч белдерсә, җәмгыятьтә киң яклау табачак көчле социаль һәм экономик сәясәт үткәрергә сәләтле хакимият алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев