Хәрби операция сугышчылары һәм аларның гаиләләре Татарстан Социаль фондыннан 20 төрдән артык ярдәм ала
Бер ел хезмәт итү ике ел булып санала, түләүләрне гаризаларсыз билгелиләр, ә инвалидлар берьюлы ике пенсия алырга мөмкин.
Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның якыннары Россия социаль фондыннан ярдәм чараларының тулы бер комплексына исәп тота алалар. Татарстанда 20дән артык төрле ярдәм — пенсия һәм пособиефләрдән алып, тернәкләндерүнең техник чараларына кадәр гамәлгә ашырыла. Өстәвенә, түләүләрнең күбесе автомат рәвештә, артык гаризаларсыз, дәүләт органнары мәгълүматлары нигезендә рәсмиләштерелә.
Гаиләләргә нәрсә тиеш
Балаларга бердәм пособие билгеләгәндә мобилизацияләнгән ата-ананың кереме исәпкә алынмый. Димәк, әтиләре фронтка киткәнгә гаилә түләүләрдән мәхрүм калмаячак.
Әгәр гаиләдә өч яшькә кадәрге бала булса, хәрби хезмәткәрнең хатыны тагын бер пособие — хәрби хезмәткә чакырылучының баласына айлык түләү алырга мөмкин. Ул бердәм пособиегә өстәмә буларак бара.
Мобилизацияләнгәннәрнең йөкле хатыннары да онытылмаган - аларга аерым бер тапкыр бирелә торган түләү каралган.
Стаж һәм пенсияне ничек исәплиләр
Сугышчыларның үзләре өчен аерым кагыйдәләр гамәлдә. СВОда катнашу вакыты иминият стажына икеләтә күләмдә исәпләнә. Хезмәтнең бер елы икегә тигезләнә — бу гадәти 1,8 урынына 3,6 пенсия коэффициенты бирә.
Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин болай дип аңлатты: "Хәрби хәрәкәтләр ветераны статусын алучыларга ай саен 4 838 сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә. Аңа социаль хезмәтләр җыелмасы — дарулар, шифаханә-курорт дәвалануы һәм дәвалану урынына бушлай бару керә. Аларны натураль формада яки акчалата алырга мөмкин, ничек уңайлырак".
Әгәр сугышчы инвалидлык алса
Бу очракта мобилизацияләнгәннәргә һәм контрактчыларга инвалидлык буенча пенсияне көч ведомстволары билгели. Иреклеләргә - социаль фонд.
Айлык акчалата түләү барлык очракларда да СФР аша рәсмиләштерелә. Әгәр кеше берничә нигез буенча түләү алырга хокуклы икән, иң отышлы вариантны сайлаячаклар.
СФРда пенсия алган хәрби хәрәкәтләр инвалидларына автомат рәвештә өстәмә айлык матди тәэмин итү билгеләнә - тагын 1000 сум.
Иң мөһиме: әгәр инвалидлык хәрби җәрәхәт аркасында килеп чыкса, СВО ветераны киләчәктә берьюлы ике пенсия ала алачак - инвалидлык буенча дәүләт пенсиясе һәм картлык буенча иминият пенсиясе.
Тулырак кайдан белергә
Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенә ярдәм чаралары, түләүләр һәм хезмәт күрсәтүләр турында тулы һәм дөрес мәгълүматны СФР рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларда табарга мөмкин.
Өстәмә мәгълүмат яки консультация өчен тәүлек буе бердәм контакт-үзәк эшли: 8 800 100 0001. Шалтырату бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев