Урта Йорткүл мәчетендә ифтар мәҗлесе узды
Җәмгыять

Урта Йорткүл мәчетендә ифтар мәҗлесе узды

Авыл халкы уртак табын янына җыелдылар.

Урта Йорткүл авылы мәчетендә изге Рамазан аенда ифтар мәҗлесе узды. Мул өстәлләр җирле халык тырышлыгы белән әзерләнде.

Авыл имамнары вәгазьләр һәм Коръән аятьләре укыды. Ифтарга җыелучылар ил-көнгә тынычлык һәм иминлек теләп дога кылдылар.

Очрашуда катнашучылар ифтар мәҗлесен үткәрүгә өлеш керткән, сый-нигъмәтләр әзерләгән, акчалата ярдәм иткән яки әзерләүдә катнашкан һәркемгә рәхмәт белдереп, аларга Аллаһы Тәгалә үзенең әҗерен насыйп итсен дигән теләкләрен теләделәр.


Нет комментариев