Надежда Володина
Быелгы яз халыкка шактый мәшәкатьләр алып килде, язгы кар сулары бигрәк тә борчуга салды.
Мин, мәсәлән, Мир урамында яшим. "Теремок" балалар бакчасы, 1нче шәһәр мәктәбе дә шушы урамда урнашкан. Кар эреп, язгы сулар төшкәч, зур гына күл хасил була һәм безнең урамнан йөрүе нык кыенлаша, суның агып китәр...
Надежда Володина
Быелгы яз халыкка шактый мәшәкатьләр алып килде, язгы кар сулары бигрәк тә борчуга салды.
Мин, мәсәлән, Мир урамында яшим. "Теремок" балалар бакчасы, 1нче шәһәр мәктәбе дә шушы урамда урнашкан. Кар эреп, язгы сулар төшкәч, зур гына күл хасил була һәм безнең урамнан йөрүе нык кыенлаша, суның агып китәр урыны юк, ул атналар буе җыелып тора.
Бу күптәнге проблема. Юл тирәләренә балчык яки вак таш өеп, суны агыза торган канализация ясасаң, мондый хәл булмас иде. Бу артык кыен эш түгел бит, нигә бу мәсьәләгә игътибар итүче юк икән?
Нет комментариев