Ун көндә 75 тонна: Татарстан яңа төбәкләргә чираттагы гуманитар ярдәм җибәрде
Республика халкы сугышчылар һәм тыныч халык өчен техника, азык-төлек, төзелеш материаллары, хәтта милли ризыклар җыйды.
Нибары атна ярым эчендә татарстанлылар һәм #МЫВМЕСТЕ штабы иреклеләре тырышлыгы белән Донецк һәм Луганск Халык Республикаларына, шулай ук Запорожье өлкәсенә зур гуманитар йөк җыеп җибәрелде. Җибәрелгән йөкләрнең авырлыгы 74,8 тонна тәшкил иткән. Илтү өчен 19 җиңел машина һәм 5 йөк машинасы кулланылган. Мәгълүматларны республиканың ирекле мәгълүмат-ресурс үзәге бирде.
Йөкне Татарстанның берничә почмагында берьюлы җыйганннар.
Казан халкы бу эштән читтә калмаган. Киров һәм Мәскәү районнарында яшәүчеләр разведка җиһазлары, радиостанцияләр, генераторлар, ноутбук һәм аккумулятор батареяларын тапшырган. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары хәрбиләр өчен азык-төлек җыелмалары, дарулар һәм җылы киемнәр җыйганнар.
Буа волонтерлары төзелеш материаллары, җылыту приборлары, автомобиль, техника әзерләгәннәр, шулай ук сугышчыларның туганнарыннан посылкалар тапшырганнар. Алар икмәкне һәм милли тәм-томны – чәкчәкне йөккә аерым салганнар.
Тукай районы өч машина, мотоцикл, азык-төлек, маскировка челтәрләре, инструментлар һәм башка махсус кирәк-яраклар җибәргән.
#МЫВМЕСТЕ.Логистика сервисы ярдәмендә колонна түләүле трассаларны түләүсез уза алды. Бу юлдагы вакытны кыскартырга һәм тиз арада адресатларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Татарстан Яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ассызыклаганча, төбәктә гуманитар йөкләрне җыю һәм җибәрүнең төгәл схемасы җайга салынган.
"Республика очраклы рәвештә ярдәм итми – һәр районда һәм шәһәрдә уйланылган система төзелгән. Ун көндә 74 тонна – гади кешеләр, волонтерлар корпусы һәм бергәләп эшләүче эшмәкәрләр казанышы. Һәрбер ирекле хезмәткәр үз эшен Добро.рф платформасы аша раслый. Барлыгы 152 бару оештырылган, 358 тонна йөк җибәрелгән. Бу безнең уртак эшкә үзебезнең өлеш, һәм без күләмнәрне арттырырга ниятлибез. Янәшәдәгеләргә ярдәм итү – республика яшьләр сәясәтенең төп бурычы", – дип белдерде Азат Кадыйров.
Гуманитар ярдәм кабул итү пунктлары Татарстанның барлык 45 муниципаль берәмлегендә дә эшли. Ярдәм итәргә теләүчеләр Добро.РФ порталында теркәлә ала — аларның хезмәт сәгате исәпкә алыначак. Хәзерге вакытта Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье, Херсон, Курск һәм Ростов өлкәләрендә гуманитар миссияләр өчен иреклеләр җыю бара.
Татарстанның ирекле мәгълүмати-ресурс үзәге башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин акциянең уңышын логистика белән түгел, ә кешеләр белән бәйләде.
"Мондый саннар артында — ун көндә 74 тонна көйләнгән йөк ташу схемасы гына тормый. Беренче чиратта, бу безнең республикада яшәүче меңләгән кешенең бүген алгы сызыкта һәм чик буе территорияләрендә яшәүчеләргә ярдәм кулы сузу теләге. Тапшырылган һәр әйбер, җыелган һәр посылка – бу мизгелнең бөтен әһәмиятен кайгырту һәм аңлауның бер өлеше", – диде ул.
Гуманитар миссияләргә Татарстаннан барлыгы 12 меңгә якын ирекле хезмәткәр җәлеп ителгән. 2025 елда республиканың 35 кешесе Анапада нефть продуктлары агызу нәтиҗәләрен бетерүдә катнашты. 2026 ел башында ун волонтердан торган төркем Курск өлкәсенә җимерелгән инфраструктураны торгызырга ярдәм итәргә китте.
Актив тормыш позициясе булган гражданинны тәрбияләү – Россия Президенты йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырыла торган «Яшьләр һәм балалар» милли проектының төп бурычларының берсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев