Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уллыкка алучылар һәм опекуннар игътибарына

РФ Хакимиятенең 2014 елның 1 февралендә кабул ителгән карары нигезендә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган башка балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү мәсьәләләре буенча кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертелде. Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова билгеләп үткәнчә, улллыка алырга теләүченең торагы санитария һәм техник кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүе турында таләп...

РФ Хакимиятенең 2014 елның 1 февралендә кабул ителгән карары нигезендә, ятим балаларны һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган башка балаларны гаиләләргә тәрбиягә бирү мәсьәләләре буенча кайбер норматив актларга үзгәрешләр кертелде.
Район прокуроры ярдәмчесе Наталья Худякова билгеләп үткәнчә, улллыка алырга теләүченең торагы санитария һәм техник кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килүе турында таләп бетерелгән. Әлегә кадәр опекун (попечитель) булган, бу бурычлардан читләштерелмәгән, баланы уллыкка алырга теләгән кешеләр махсус әзерлек үтәргә тиеш түгел. Шулай ук моңа кадәр баланы уллыкка алып, уллыкка алулары гамәлдән чыгарылмаган икән, баланы опекага (попечительлеккә) алырга теләгән кешеләр дә әзерлек үтми.
Балаларны гаиләгә вакытлыча бирү срогы озайтылган. Опека органнарына уллыкка алучы яки опекун булырга теләүче потенциаль ата-аналарга караучысыз калган балалар, аларны гаиләгә урнаштыру тәртибе турында хәбәр итү, кирәкле документларны әзерләргә ярдәм итү бурычы йөкләнде.
Гражданнарга баланы уллыкка алу яки опекун булырга теләүләре турында опека һәм попечительләр органының рөхсәт бирү срогы кыскарды. Шул ук вакытта уллыкка алынган, ятим балалар урнаштырылган урыннарда балаларның яшәү һәм тәрбия шартларын контрольдә тоту бермә-бер кырысланды.
Опекун һәм попечительләрнең отчет бирү системасы гадиләштерелде. Аларга хәзер балага бирелгән акчага азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башка вак-төяк көнкүреш ихтыяҗларына тотылган чыгымнар турында документлар тапшырырга кирәк түгел.
Чит илдән килеп уллыкка алучы гаиләләргә таләпләр кырысланган. Россия балаларын бер җенесле гаиләләргә, шулай ук мондый гаиләләр рөхсәт ителгән дәүләтләрнең ялгыз гражданнарына бирү тыелган.
Балаларны чит илгә уллыкка бирергә рөхсәт срогы озайтылган. Хәзер ул ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган бала турында мәгълүматлар федераль мәгълүматлар банкына тапшырылганнан соң, элеккечә 6 ай түгел, ә 12 ай тәшкил итә. Чит ил гражданнарын опекунлыкка әзерләү хәзер түләүле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев