Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңган хезмәтчәннәрне зурладылар

Үткән җомгада район халык хуҗалыгы алдынгылары слеты булды.

Владимир Корнилов.
"НЖ".
Күптән килгән күркәм гадәт буенча, бу бәйрәм тантанасында үткән ел нәтиҗәләре буенча халык хуҗалыгының барлык тармакларындагы алдынгы хезмәткәрләрне билгеләп үттеләр. Район җитәкчелеге акча ягыннан бик кыен булган елларда да хезмәт алдынгыларын бүләкләү мөмкинлеген таптылар.
Район Мәдәният йорты фойесында җирле җитештерүчеләр продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде. Бәйрәмгә килгән кунаклар анда куелган әйберләр белән кызыксынып таныштылар. Кунаклар арасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиев, "Красный Восток-Агро" ААҖ Генераль директоры Владимир Панков, "Ватаным Татарстан" газетасының бүлек мөдире, Спас районы якташлар оешмасы рәисе Камил Сәгъдәтшин, Иске Майна район Советы рәисе, Ульяновск өлкәсе губернаторы ярдәмчесе Сергей Дмитриев, Ульяновск өлкәсенең "Жедяевка авыл җирлеге" муниципаль берәмлек хакимияте җитәкчесе Александр Дмитриев бар иде.
Барлык кунакларга тармак технологияләре техникумы студентлары, булачак авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 2011 ел уңышыннан пешерелгән ипи бүләк иттеләр. Аңа Спас районы хезмәтчәннәренең барысының да өлеше кергән.
- Һава шартлары ничек кенә килмәсен, нинди генә кризислар, финанс кыенлыклары булмасын, безнең хезмәтчәннәр зур тырышлык куеп эшлиләр, - диде үз чыгышында район башлыгы Камил Нугаев. - Җирдә икмәк үстерүдән дә изгерәк эш бармы икән? Бүген үзләренең фидакарь хезмәтләре белән югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәтчәннәрне котлыйбыз. Безнең район гаилә фермаларын, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны үстерү буенча республикада алдынгылардан санала. Үсемлекчелек, терлекчелек тармагында яхшы гына нәтиҗәләргә ирештек. Шулай ук спортчыларыбыз да уңышлары белән даими шатландырып тора, мәктәп коллективлары төрле грантлар ота, укучылар республика һәм Россия дәрәҗәсендә үткәрелгән төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда җиңеп чыгалар. Районда юллар, ветераннар өчен торак төзелә, башка бик күп эшләр башкарыла. Боларның барысы да - сезнең хезмәт нәтиҗәсе, мактаулы эшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Район башлыгы белән авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафис Мөхәммәтов югары күрсәткечләргә ирешкән район хезмәтчәннәренә - механизаторларга, сыер савучыларга, терлекчеләргә, шоферларга, фермерларга Мактаулы дипломнар тапшырдылар. Бер төркем авыл хуҗалыгы предприятиесе хезмәтчәннәре Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Мактау грамоталарына лаек булды.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Сергей Тюнёв Мактау Тактасына кертелгәннәргә рәхмәт хатлары тапшырды.
Бу чараларның барысы да районның иң яхшы үзешчән башкаручылары Сарыйм Насыйбуллин, Алёна Тимофеева, Маргарита Пензина, Айгөл Хәйретдиновалар чыгышы белән үрелеп барды. Балалар сәнгать мәктәбе, 2нче урта мәктәп укучылары, "Сеспель" ансамбле, казаклар хорына да тамашачылар алкышларын кызганмадылар.
Бәйрәм мул табын янында дәвам итте, монда да тырыш хезмәтчәннәргә рәхмәт сүзләре күп яңгырады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: алдынгылар слеты