Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Уңайлырак булыр иде

Галина Калинушкина, хезмәт ветераны. Буш вакытын төрле кеше төрлечә үткәрә. Күпләр, шул исәптән мин дә, ялларны кроссвордлар чишүгә багышлыйм. Бу шөгыль бик файдалы һәм мавыктыргыч. Ләкин бәла шунда, безнең шәһәрдә махсус әдәбият табуы шактый кыен.

Мондый брошюралар, газеталар һәм журналлар "Союзпечать" киоскында сатуга чыгарыла, ә ул шәһәрдә берәү генә. Шуңа күрә сайлау мөмкинлеге юк. Витриналар буш тора дисәң дә була, ә элегрәк анда теләсә нинди газета-журналлар сатып алырга була иде. Билгеле, газета һәм жуналларны ваклап сату файда китерми, чөнки аларны вакытында сатып бетермәсәң, тиз искерәләр. Ә иске газета-журналларның кемгә кирәге бар? Ә менә кроссвордлар, сканвордлар, филвордлар бастырылган әдәбият беркайчан да искерми, күпме генә ятса да, барыбер аны сатып алучы табыла. Минемчә, почта хезмәткәрләренә бу мәсьәләгә игътибар итәргә кирәктер.
Кроссворд яратучылар бу хәлдән чыгу юлларын төрлечә табалар, чөнки газета-журналларга Казанда, башка шәһәрләрдә яшәүче таныш-белешләргә кайтканда бер-ике данә алып кайтырга заказ биреп була. Ләкин мондый басмаларны үзебездә сатып алып булса, күпкә уңайлырак булыр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев