Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төзелә торган объектларда күчмә киңәшмә

ТР Дәүләт Киңәшчесе, Республика "Яңарыш" фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев Болгар Ислам академиясе һәм "Кол Гали" кунакханәсе төзелешләрендә күчмә киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә "Яңарыш" фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, әлеге объектларның инвесторлары, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев һәм башка рәсми затлар катнашты.
Әлеге объектларда эшнең барышы белән "Татинвестгражданпроект" оешмасының генераль директоры Адель Хөснетдинов һәм подряд оешмасы җитәкчесе - "Грань" җәмгыяте генераль директоры Леонид Анисимов таныштырды. Төзелә торган Академия комплексында хәзерге вакытта бинаның эчке ягын эшләү һәм тышкы ягына мәрмәр ябыштыру, уку корпусының эчке ишек алдын, академия торак кампусының тышкы стеналарын эшләү, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау бара. Шулай ук территорияне яшелләндерү буенча да әзерлек эшләре алып барыла. Аерым алганда, Болгар Ислам академиясе белән Ак мәчет арасындагы территориядә җимеш бакчасы утырту перспективалары турында сүз барды, проектта шулай ук бина тирәсен яшелләндерү, академия территориясенә чәчәкләр утырту һәм Ак мәчеткә кадәр җәяүлеләр сукмагы эшләү каралган.
Академияне караганнан соң Минтимер Шәймиев болай диде:"Безгә бик ошады. Проект ясаучылар, төзүчеләр эшеннән риза. Безнең максат - академия бинасын быел, уку елы башланганчы файлалануга тапшыру. 1 сентябрьгә кадәр тапшырырбыз - моңа шигем юк. Академия эшли башларга тиеш".
Мунча комплекслы "Кол Гали" кунакханәсенең барлык биналарында эшләр тулы көчкә дәвам итә. Хәзер эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау, шулай ук кунакханә номерларын бизәү эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев