Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тынычлыктан да кадерле нәрсә юк...

Шифалы яңгырлары, ямьле Сабантуйлары белән җәйнең беренче ае үтеп тә бара. Без, Ямбакты авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылыбызда төрле чаралар уздырабыз. Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтучы егетләребез Корбангалиев Раил һәм Карипов Фәнил белән очрашуга армия хезмәтенә китүче егетебез Илшат Хәмәтшин һәм авыл яшьләре, мәктәп укучылары килде. Хезмәт итеп кайткан егетләребез армия...

Шифалы яңгырлары, ямьле Сабантуйлары белән җәйнең беренче ае үтеп тә бара. Без, Ямбакты авылы мәдәният хезмәткәрләре, авылыбызда төрле чаралар уздырабыз.
Армия сафларыннан хезмәт итеп кайтучы егетләребез Корбангалиев Раил һәм Карипов Фәнил белән очрашуга армия хезмәтенә китүче егетебез Илшат Хәмәтшин һәм авыл яшьләре, мәктәп укучылары килде.
Хезмәт итеп кайткан егетләребез армия хезмәте турында сөйләделәр, булачак солдатларга үзләренең киңәшләрен бирделәр. Мәдәният йортындагы "Ил чигендә безнең егетләр" дигән стендны да даими тулыландырып, үзгәрешләр өстәп торабыз.
1июнь - Балаларны яклау көнендә мәдәният йорты ишек алдындагы мәйданчык балаларның шат көлү авазы, күңелле музыка белән яңгырап торды. Балалар өчен оештырылган Сабантуй бик матур узды. Нәниләребез барлык уеннарда да бик теләп, шатланып катнаштылар. Алар пар атларда узыштылар, күкәй куелган кашык тотып йөгерделәр, аркан тартуда көчләрен сынаштылар, чүлмәк вату, салам тутырган капчык белән сугышу уенында да, көрәштә дә катнаштылар.
12 июль көнне бераз гына яңгыр сибәләп торса да, без җыйнаулашып Сабан туе мәйданына ашыктык. Сабан туе флагын күтәреп, башлап җибәрү хокукы авылыбызның иң үрнәк, өлкән кешесе Тәлгать абый Кариповка бирелде. Кулы җиңел булды, чөнки бәйрәм башка елларга караганда да күңелле, оешкан төстә үтте. Авыл уңганнарына бик күп бүләкләр әзерләгән идек. Иң матур һәм чиста хуҗалыкларга - Сафин Солтан абый, Камалов Габделхәй абый һәм Закиров Марс абыйлар бүләкләнде. Иң күп терлек асраучы һәм иң күп сөт тапшыручы Гатауллин Фиркат хуҗалыгына да бүләгебез бар иде. Яшь гаилә буларак, үзләренең куышларын булдыручы Сафина Гөлияләр булса, авылыбызның санын арттыручы Шәфигуллин Рәдифләр дә бүләксез калмады. Сабан туенда ел саен халыкны тәмле шашлык белән сыйлаучы Рөстәм белән Рәфия Галәветдиновлар да быел бүләксез калмады.
22 июнь - Хәтер һәм кайгы көне. "Хатын-кызлар да Җиңү яулашты" кичәсендә сугыш чорында тылдагы бөтен авырлыкларны үз җилкәләрендә күтәргән, ачлы-туклы тырышып эшләп, Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән өлкән апалар, әбиләр һәм яшь буын катнашты. Кичә яшьләрдә ватандарлык, батыр якташларыбыз белән горурлану, ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә ихтирам һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү максатында оештырылды.
Кичәне якташларыбыз истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу белән башладык һәм Палушева Хәдичә апалар йортына килдек. Монда Таҗиева Хәдичә апа, Нигъмәтуллина Әминә апа, Вәлиуллина Мәрьям апалар безгә сугыш елларында колхозда эшләүләре, фронтны азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә актив катнашулары турында сөйләделәр. Алар иң авыр эшләрне башкарган - ашлыгын да чәчкән, урагын да урган. Шуның өстенә ачлык-ялангачлык. Бу турыда алар әле хәзер дә еламыйча, тыныч кына сөйли алмыйлар.
Сугыш чорында тылда эшләгән, хәзер инде олы яшьтәге әбиләрнең теләкләре бер булды - яшь буынга сугыш хәсрәте күрергә язмасын, дөньялар тыныч булсын!
Рәмзия Насыйрова,
Ямбакты авылының мәдәният хезмәткәре.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X