Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Туристлар күбрәк килгән

Узган ел Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына 192 мең кеше килгән. Бу 2012 ел белән чагыштырганда 60 мең кешегә күбрәк.

Борынгы Болгарның истәлекле урыннары белән танышу, бабаларыбыз рухына дога кылу өчен республикабызның район үзәкләре һәм шәһәрләреннән кунаклар күп килә. Аеруча Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Камада яшәүче милләттәшләребезне еш очратырга мөмкин. Болгарга сәяхәт кылучылар арасында шулай ук танылган сәясәтчеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре, Президент Аппараты, министрлыклар, Татарстанның төрле ведомоство вәкилләре дә байтак. Ульяновск һәм Самара өлкәләрендә яшәүчеләрне дә изге җирләр үзенә тарта. Узган ел Болгар Индия, Төркия, Сингапур, Кувәйт, Кытай туристларын кабул итте.

Узган ел дәвамында музей-тыюлык территориясендә , халыкара археологик тикшеренүләр Үзәге, фестивальләр уздыру комплексы, Елга вокзалы ачылды. Археологик казу эшләре алып барылды, бәйрәм чаралары уздырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар музейтыюлыгы туристлар халыкара археологик тикшеренүләр Үзәге Елга вокзалы