Мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм лицей директоры үз урыннарынан киткәннәр.
Түбән Камада 37нче лицейда 22 гыйнварда укучы техник хезмәткәрне яралаганнан соң мәгариф системасында кадрлар үзгәрешләре булды. Шәһәр мәгариф идарәсенең кабул итү бүлмәсендә раслауларынча, мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин һәм лицей директоры Динара Котляр үз теләкләре белән эштән киткәннәр.
Айдар Гарифуллин Түбән Кама мәгариф идарәсен өч ел дәвамында җитәкли. Элек ул Яр Чаллыда 4нче мәктәп һәм 2нче гимназия белән җитәкчелек иткән. Яңа җитәкче билгеләнгәнче аның вазифаларын вакытлыча Айзирәк Рамазанова башкара.
Динара Котляр 37нче лицейны 2019 елда ачылганнан бирле җитәкли. Аның җитәкчелегендә 77 педагог эшләгән, 1433 укучы белем алган. Лицей директоры вазыйфаларын башкаручыны билгеләү мәсьәләсе әлегә ачык кала.
Исегезгә төшерәбез, 22 гыйнварда 13 яшьлек укучы лицейга пычак алып кереп, 53 яшьлек техник хезмәткәрне җәрәхәтләгән. Ул чакта яшүсмернең шулай ук петардалары шартлаган, нәтиҗәдә ул үзе дә җәрәхәтләр алган. Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә салалар, яшүсмерне Росгвардия хезмәткәрләре тоткарлый.
Килеп чыккан факт буенча Тикшерү комитеты үтерүгә һөҗүм итү һәм битарафлык турында җинаять эше кузгаткан. Тикшерү дәвам итә.
Нет комментариев