Яңа тормыш

Спас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Түгәрәккә теләп йөриләр

Балалар-яшүсмерләр станциясе базасында "Багратион" тарихи реконструкцияләү түгәрәге ачылды. Аның эшенә Изге Аврамий чиркәвенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Максим Волков идарә итә. Әлбәттә инде, район мәгариф бүлеге дә даими ярдәм итеп тора. Максим инде ун ел дәвамында төрле әйберләрдән хәрби реквизитлар ясый. Ул туплаган әйберләр арасында танклар, биналардан алып амунициянең вак детальләренә...

Балалар-яшүсмерләр станциясе базасында "Багратион" тарихи реконструкцияләү түгәрәге ачылды.
Аның эшенә Изге Аврамий чиркәвенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Максим Волков идарә итә. Әлбәттә инде, район мәгариф бүлеге дә даими ярдәм итеп тора.
Максим инде ун ел дәвамында төрле әйберләрдән хәрби реквизитлар ясый. Ул туплаган әйберләр арасында танклар, биналардан алып амунициянең вак детальләренә кадәр бар. Сүз дә юк, аның кул эшләре арасында күп нәрсәләр шартлы, чөнки ул беренче чиратта төп игътибарны иминлек мәсьәләсенә бирә. Шуңа да карамастан, катыргыдан ясалган кылыч күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Моннан тыш, балалар түгәрәк дәресләрендә шуышырга, сикерергә, кылыч белән сугышырга да өйрәнәләр.
Хәзер "Багратион" Берлин өчен барган сугышны реконструкцияләү өчен кирәкле әйберләр әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев