Татарстанның кечкенә авылларында яшәүчеләр өй интернетын тоташтыру өчен тавыш бирә ала
Цифрлар министрлыгы сораштыруы 30 апрельгә кадәр озайтылды.
Россиядә аз халык яшәгән авылларда йортларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү дәвам итә. Цифрлар министрлыгы сораштыру вакытын 30 апрельгә кадәр озайтты. Халык саны 100дән 1000гә кадәр булган авылларда яшәүчеләр кайсы авылда югары тизлекле интернетның беренче чиратта барлыкка килүенә йогынты ясый ала. Төп шарт — дәүләт анда федераль проектлар кысаларында элемтә үткәргән булуы: мәктәпләрне, хастаханәләрне тоташтырган яки мобиль элемтәнең база станцияләрен урнаштырган.
Инфраструктура төзелешенә акчаларны универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп бирәчәкләр. Бу фонд Россия элемтә операторлары табышыннан күчерүләр хисабына тулылана. Акча җепсел-оптик линияләр салуга, база станцияләрен урнаштыруга һәм башка максатларга тотыла.
Дәүләт хезмәтләре порталында ике сылтама буенча тавыш бирергә мөмкин: 1 сылтама һәм 2 сылтама. Кулланучыга авторлашырга, яшәү төбәген һәм үз йортының төгәл адресын күрсәтергә кирәк. Сораштыру аноним рәвештә үткәрелә: йомгаклау саннарында аерым кешеләргә бәйләнеш булмаячак.
Мөһим нечкәлек: йортны интернетка тоташтырган өчен бер тапкыр акча түләргә туры киләчәк. Шуннан соң айлык түләү гадәти тариф өчен кебек алыначак.
Программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысларында эшли. 2021 елдан мондый тавыш бирү нәтиҗәсендә 6,7 меңнән артык торак пунктта мобиль интернет уздырылган. 2026 ел ахырына кадәр тагын 100 авыл югары тизлекле челтәргә тоташырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев