Татарстанның кече авылларында 2026 елда 73 кәрәзле элемтә вышкасы урнаштырылачак
Цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы илдә ясалган җиһазларда дәвам итә.
Татарстанда интернетка керү мәсьәләләрендә шәһәр белән авыл арасындагы чикне бетерүгә юнәлдерелгән проект өстендә эш дәвам итә. Сүз «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасы турында бара. Агымдагы елда «Мәгълүматлар икътисады» милли проекты кысаларында Татарстанда 73 яңа кәрәзле элемтә база станциясе урнаштырылачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгында хәбәр иттеләр.
Ведомство башлыгы Илья Начвин сүзләренчә, проект 2021 елда старт алган вакытта, үзебезнең илдә вышкалар өчен җиһазлар булмаган. Бүген вәзгыять үзгәргән. Узган ел ук инде авылларда станцияләрне Россия җиһазларында төзегәннәр, шуңа бәйле рәвештә республикада яшәүче 33 мең кешегә югары тизлекле мобиль интернеттан файдаланырга мөмкин булган. 2026 елда эш шул ук технологик базада дәвам итә.
Начвин билгеләп үткәнчә, элемтә вышкаларын төзү буенча Татарстан ел саен ил буенча лидер булып тора.
Программа 100дән 500гә кадәр кеше яши торган кечкенә торак пунктларга юнәлдерелгән. Нәкъ менә анда еш кына элемтә белән проблемалар барлыкка килә. Яңа вышкалар интернетка 4G тизлегендә чыгарга, дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга, читтән торып укырга, өйдән эшләргә һәм якыннарыңа шалтыратырга мөмкинлек бирә.
Станцияләр урнаштыру өчен авылларны халык үзләре сайлый. Тавыш бирү Дәүләт хезмәтләре порталында уза. Гаризаларны анализлаганнан соң, агымдагы елда элемтә барлыкка киләчәк авылларның исемлеге төзелә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 2022 елдан республиканың кече авылларында һәм бистәләрендә 274 LTE база станциясе урнаштырылган инде. Узган ел гына да 42 районда 159 вышка төзеп бетергәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев