Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның яшь эшмәкәрләре «Мәктәп бизнес-старты» форумында инновацион проектларын тәкъдим иттеләр

Ярышның финалына Казаннан һәм республиканың җиде муниципаль районыннан 12 команда үтте.

Татарстан Республикасының төрле почмакларыннан килгән 120дән артык мәктәп укучысы «Мәктәп бизнес-старты» республика проектының финалында үзләренең бизнес-идеяләрен тәкъдим иттеләр. «Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты кысаларында оештырылган әлеге чара яшьләрнең сәләтен күрсәтү мәйданына әверелде.

Ярышның финалына Казаннан һәм республиканың җиде муниципаль районыннан 12 команда үтте. Укучылар экспертларны үзләренең уйлап табулары белән гаҗәпләндерделәр: балаларны укыту өчен мини-роботлар һәм GPS-трекерлы аксессуарлар ясау, экопродукция җитештерү, милли печенье пешерү, шулай ук татар орнаменты төшерелгән киемнәр дизайны.

ТР Икътисад министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Наталья Кондратова сүзләренчә, проект балаларга теориядән күпкә артыграк белем бирә. Уен формасында балалар финанс грамоталылыгы һәм эшмәкәрлек нигезләрен үзләштерәләр, шулай ук команда белән эшләү, үз идеяләрен презентацияләү һәм проектларын профессиональ экспертлар алдында яклау күнекмәләрен өйрәнәләр.

Наталья Кондратова әйтүенчә, мондый алым яшүсмерләргә булачак һөнәрне сайлауга аңлы рәвештә якын килергә ярдәм итә һәм республиканың кадрлар резервын формалаштыру өчен нигез сала.

Минзәлә, Буа һәм Сарман районнары мәктәп укучылары өч номинациядә җиңүчеләр булдылар. Бүләк сыйфатында балалар Мәскәүгә юлланачаклар, анда алар инновацион мәйданчыкларны, шул исәптән «Сколково» технопаркын күреп кайтачаклар. Казанның 146нчы лицее һәм Җәлилнең 2нче урта мәктәбе бизнесны киңәйтү өчен өстәмә ярдәм алдылар.

«Мәктәп бизнес-старты» проекты ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча инде өченче ел рәттән үткәрелә. Бу чорда анда 45 меңнән артык мәктәп укучысы катнашты, аларның яртысына якыны — авыл һәм кече шәһәр мәктәпләре вәкилләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев