Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанның 40 меңнән артык авыл пенсионеры озак стаж өчен өстәмә ала

Өстәмә түләү билгеләнгән түләүнең чиреген тәшкил итә һәм автомат рәвештә исәпләнә.

Татарстанда күп еллар авыл хуҗалыгында эшләгән 40 515 эшләмәүче пенсионер пенсияләренә махсус өстәмә түләү ала. Аның күләме картлык яки инвалидлык буенча иминият пенсиясенә кергән теркәлгән түләүнең 25 проценты тәшкил итә. Бу өстәмә түләүне исәпкә алып, төбәктәге уртача пенсия хәзер 30 мең сумга якын тәшкил итә – 29 184,98 сум.

Өстәмә акча алу өчен авыл хуҗалыгында 30 ел һәм аннан да күбрәк эшләргә, авыл җирендә яшәүне дәвам итәргә һәм эшләмәскә кирәк. Өстәвенә, мондый өстәмә түләүгә хокук бирә торган һөнәрләр исемлеге хөкүмәт тарафыннан расланган. Исемлектә 500дән артык һөнәр бар: тракторчылар, агрономнар, зоотехниклар, мал табиблары, машина белән сыер саву осталары һәм башкалар.

Татарстан буенча СФР бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин аңлатканча, түләүне алу өчен бернинди гариза яки белешмә бирергә кирәкми. Өстәмә түләүне пенсия белән бергә автомат рәвештә билгелиләр. Хәтта пенсионер соңыннан шәһәргә күчсә дә, авыл түләвен алу хокукы саклана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев