Татарстанның 35 авыл мәктәбендә агротехнология класслары ачылачак
Агроклассларны республиканың 16 районында ачу планлаштырыла.
Татарстанда авыл уку йортларында агротехнологик сыйныфлар булдыру проектын үстерү дәвам итәчәк. Бу хакта фермерлар Ассоциациясе съездында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров хәбәр итте. Агымдагы елда мондый сыйныфларны 16 районда урнашкан 35 мәктәптә ачу планлаштырыла.
Бу адым «АПКда кадрлар» федераль проектының бер өлеше булып тора, ул, үз чиратында, «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» милли проекты составына керә. Төп максат - табигый һәм төгәл фәннәрне тирәнтен өйрәнүче заманча программалар кертеп, авыл җирендә профильле белем бирү системасын яңарту.
Мәгарифнең яңа моделе мәктәпләр, һөнәри көллиятләр, югары уку йортлары һәм булачак эш белән тәэмин итүче авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында тыгыз хезмәттәшлекне күздә тота. Бу укучыларга мәктәптә үк актуаль агротехнологияләр белән танышырга һәм аграр секторда карьера траекториясен аңлы рәвештә төзергә ярдәм итә.
Узган ел Татарстанның 14 районында 20 мәктәптә яңа агротехнология класслары ачылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый агрокласслар Спас районының берничә мәктәбендә уңышлы эшләп килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев