Татарстанның 260 меңнән артык кешесе диспансеризация кысаларында репродуктив сәламәтлеген тикшерде
Статистика программага кызыксынуның югары булуын күрсәтә: тикшерү узучыларның яртысын диярлек хатын-кызлар тәшкил итә.
Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында репродуктив сәламәтлекне бәяләү программасы актив рәвештә дәвам итә. Бүгенгә республиканың 260 934 кешесе комплекслы тикшерү узган. Бу авыруларны кисәтүдә һәм бала тууны планлаштыруда мөһим адым булды.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы процедураны кешеләр өчен мөмкин кадәр уңайлы итүгә басым ясады. Медицина учреждениеләрендә тикшерү үтү өчен махсус зоналар булдырылган, ә кабул итүне аерым хезмәткәрләр алып бара. Эш графигы поликлиникага эш көннәрендә барырга мөмкинлек бирмәгән кешеләр өчен кичке кабул итүләр һәм шимбә көннәрендә тикшерелү мөмкинлеге оештырылган.
ТР Сәламәтлек саклау министры Алмир Абашев программаның киң яшь диапазонын үз эченә алуын ассызыклады: 18 яшьтән 39 яшькә кадәрге гражданнар андый диспансеризацияне өч елга бер тапкыр, ә 40 яшьтән өлкәнрәкләр – ел саен үтәләр.
Статистика программага кызыксынуның югары булуын күрсәтә: тикшерү узучыларның яртысын диярлек хатын-кызлар тәшкил итә. Шул ук вакытта беренчел скринингта катнашкан 72 433 хатын-кызга өстәмә тирәнтен тикшерү таләп ителгән, бу иртә диагностиканың нәтиҗәлелеген исбатлый. Быел проектка барлык 45 муниципаль район да кушылган, ә тикшерүләрнһ 78 профильле медицина оешмасы базасында үтәргә мөмкин.
Тикшерү узу өчен, паспорт һәм мәҗбүри медицина иминияте полисы белән үзенең беркетелгән урынындагы хатын-кызлар консультациясенә яки поликлиникага мөрәҗәгать итү җитә. Пациентка анкета тутырырга һәм белгеч каравын узарга кирәк булачак. Ихтыяҗ булганда, табиб киләчәктә әти-әни булачак кешеләрнең фертильлегенә һәм сәламәтлегенә йогынты ясарга мөмкин булган куркыныч факторларны ачыкларга ярдәм итүче өстәмә лаборатор анализлар һәм УЗИ билгели.
Даими диспансеризация – яшерен проблемаларны вакытында ачыклау һәм квалификацияле ярдәм алу мөмкинлеге, шуңа күрә табиблар республика халкына үз киләчәге турында кайгыртуны кичектермәскә чакыралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев