Татарстанның 244 гаиләсе яңа туган балалар өчен бушлай җыелмалар алды
Бүләкләрне бала тудыру йортыннан чыкканда кереме яшәү минимумыннан түбән булганнарга бирәләр.
Татарстанда яңа туган балалы гаиләләргә ярдәм итү программасының беренче ике аена йомгак ясалды. 2026 елның гыйнварыннан февраленә кадәр 244 гаилә сабыйлар өчен махсус бүләк комплектлары алды. Шуларның 68е махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә тапшырылды.
Бүләкләрне җан башына уртача кереме республикада яшәү минимумыннан түбән булган кешеләргә бирү каралган. Җыелманы бала тудыру йортыннан чыккан көнне шунда ук бирәләр – әнигә беркая барырга һәм белешмәләр җыярга кирәкми.
Бүләк җыелмаларда ниләр бар соң? Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тасвирламасына караганда, комплектта комбинезон-трансформер, яңа туган сабыйлар өчен мендәр-кокон, киез итекләр, сырган юрган, йомшак сөлгеләр, подгузниклар, бала чүпрәкләре, кер юу порошогы, берничә төр сабын, гель-шампунь һәм тән өчен җиңел крем салганнар. Беренче вакытка кирәкле бөтен нәрсә бар.
Программа «Гаилә» милли проекты кысаларында эшли, ул ата-аналарга ярдәм итүгә һәм балалар туу өчен уңайлы шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Яшь гаиләләр өчен, бигрәк тә аз керемле гаиләләр өчен мондый ярдәм бер дә артык түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең социаль челтәрләр:
ВКонтакте Одноклассники Telegram
Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.
Нет комментариев