Болгар яңалыклары

"Яңа тормыш" газетасы - Спас районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстаннан махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк төягән тугыз фура җибәрелде

Республика ярдәм ителүче территорияләрне торгызу өчен агач материалларыннан алып генераторларга һәм электр чыбыкларына кадәр 150 тоннадан артык йөк җыйды.

Татарстан махсус хәрби операция үткәрү зонасына гуманитар ярдәмнең чираттагы зур партиясен озатты. Тугыз зур йөк фурасы алгы сызыкка һәм фронт яны районнарына инфраструктураны торгызу өчен кирәкле 150 тоннадан артык материаллар илтеп тапшырды.

Йөк Татарстан кураторлык итүче тугандаш шәһәрләр Лисичанск һәм Рубежное белән бәйле юнәлешләрдә эш алып баручы подразделениеләр арасында бүленәчәк.

Йөк составына 120 тонна агач материалы, 700 ОСП-плитә, 1500 метр арматура, ике тоннадан артык кадак, 25 төргәк цемент, 2300 метр торба, 3400 метр кабель, 2500 метр тимерчыбык, 80 яктылык диодлы светильник, алты автоном дизель җылыткычы, 16 аккумулятор, берничә генератор, су җылыткычлар, муфталар, краннар һәм күчергечләр керде.

Колоннаны урында бу участокта эшне координацияләүче Россия Федерациясе Герое Раил Габдрахманов каршы алды.

Ярдәм ителүче шәһәрләрне яңарту өчен җаваплы Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков бу ярдәмнең ничек туплануы турында сөйләде. Ул һәр материалның максатчан – реаль ихтыяҗларны һәм конкрет фронт бурычларын исәпкә алып сатып алынуын билгеләп үтте. Җыемга Марат Айзатуллин җитәкчелегендәге ТР Төзелеш министрлыгы, шулай ук эре предприятиеләр һәм шәхси эшмәкәрләр кушылган. Логистиканы оештыруны «Бердәм Россия»нең төбәк бүлеге һәм аның секретаре Марат Самигуллин үз өстенә алган.

Садыйков республиканың инициативаны хуплаучы барлык кешеләренә рәхмәт белдерде һәм бергәләп кенә җиңүне якынайтып булуын ассызыклады. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең социаль челтәрләр:

ВКонтакте  Одноклассники  Telegram

Реклама бүлеге телефоны 8(843)47-30-0-02.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев